Бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара. Иҗат коллективларының репетицияләре актив уза, концерт номерлары эшләнә, мәйданчыклар бизәлә һәм бәйрәм программасы әзерләнә
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн уңаеннан 2 июнь көнне Эзмә мәдәният хезмәткәрләре «Саф чишмә» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Җир шарын балаларга бирәбез!» исемле чара үткәрделәр.
1-21 нче июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак.
01 июнь көнне Эзмә авылында әби-бабаларыбыз традицияләренә тугрылыклы булып, "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләк җыю" йоласы оештырылды
01 июнь көнне Пүкәл авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Сөлге җыю - татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола ул. Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыклары белән өстәлләр әзерли.
Милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм хезмәткәрләре, авыл алдынгылары, мәдәният хезмәткәрләре Иләбәр авыллында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды.
31 май көнне Олыяз "Чәчкә "балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар бакчасында чыгарылыш-балалар һәм аларның ата-аналары өчен бик мөһим бәйрәм. Бу бәйрәмнәр арасында иң күңелне нечкәрткән, иң онытылмаслык бәйрәм, бу кайгысыз балачакның гүзәл чоры ахыры.
Иләбәр авылының “Умырзая” балалар бакчасында “ Сау бул, бакча” бәйрәме булып узды. Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе күңелгә кереп кала торган, онытылмас бәйрәмнәрнең берседер ул.