Иләбәр авылының “Умырзая” балалар бакчасында “ Сау бул, бакча” бәйрәме булып узды. Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе күңелгә кереп кала торган, онытылмас бәйрәмнәрнең берседер ул. Әлеге чарага әзерлек бик җаваплы булды. Бәйрәмдә җырлар, биюләр, уеннар һәм бүләкләр бик күп булды. Малайларның бәйрәм костюмнары, кызларның матур күлмәкләре бәйрәмне аеруча бизәде. Балалар бакчасы, тәрбиячеләр, ата-аналар турында матур җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Ел саен балалар бакчасы мәктәпкә гади генә балаларны түгел, ә чын мәгънәсендә талантлы йолдызлар чыгара. Төркемдә һәр бала - кечкенә генә йолдызчык. Һәрберсе кабатланмас. Бүген дә без аларны горурлык белән, зур өметләр багълап мәктәпкә озатабыз.