Олыяз авылында, гаилә көненә багышлап, гаиләләр арасында спорт ярышлары узды.
Олыяз авылында күпбалалы гаиләгә йорт салына башлады.
13 июльдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә табигатькә “Елның теләсә кайсы вакытында мин яратам сине, табигать” дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.
Пүкәл авылында иске яктырткычларны яңа диодлы яктырткычларга алыштылар.
12 июльдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкчылар көненә “Зур һәм кечкенә балык, эләк!” дип исемләнгән Мишә елгасына балалар белән экскурсия оештырдылар.
6-9 нчы июль көннәрендә «Казан Экспо” территориясендә «Бөтенроссия кыр көне – 2023» җир сөрү , тракторлар ярышы буенча Россия чемпионаты һәм күп төрле чаралар узды. Россиянең 50дән артык төбәгеннән һәм дус илләрдән иң яхшы механизаторлар җыелганнар иде һәм шулар арасында ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән Газизов Динар Минтимер улы да катнашты. Җир сукалау һәм тракторны фигуралы йөртү буенча югары һөнәри осталык күрсәтеп беренче сигезлеккә кереп ярым финалга чыкты.
Үз тырышлыгы , акылы һәм таланты белән ул-безнең җәмгыятьнең дә, районның да данын яклады.
Без үзебездә лаеклы, инициативалы яшьләрнең булуы белән горурланабыз.
Эзмә мәдәният йорты һәм Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дуслык" лагере балалары өчен «Маша Аюда кунакта» күңел ачу-музыкаль программасын үткәрделәр.
Эзмә авыл жирлегенең барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете узды.