ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2025 ел
җомга

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу бәйрәм датасы түгел, ә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч-аларга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү. Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында тасма һәм сәйләннәрдән беләзек ясау буенча мастер - класс узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

30 ноябрь көнне Яңа Мичән авыл клубында үзенә бертөрле күңел күтәренкелеге хөкем сөрде: бирегә әниләр, әбиләр, апалар, яшь әниләр - Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелды.

Бәйрәмгә авыл үзешчәннәре матур эчтәлекле чын бүләк, мәхәббәт һәм җылылык белән тулы концерт номерлары әзерләделәр. Сәхнәдән яңгыраган һәр музыкаль композиция, һәр шигырь, һәр елмаю әниләргә - җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә, тормыш бүләк итүчеләргә, аны саклаучыларга багышланды.

Әниләр һәм тамашачылар өчен бүләк булган әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Әни- минем тәүге сүзем" исеме астында бәйрәм концерты куелды. Бәйрәмгә  авылыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, гаиләләре һәм якыннары олы кунаклар буларак чакырулы иде. Залда утыручы барлык әниләрне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А.кайнар тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасында әниләр көне уңаеннан "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.  Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шигырьләр, җырлар,  биюләр аша аңлаттылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында «Ватанны саклаучы ана»- дигән мактау билгесе тапшыру тантанасы булды. Бүләккә Ватанны саклаучы Хуҗин Рәмзилнең  әнисе Минҗиһан апа лаек булды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

23
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

22 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп мәктәбе укучыларының “Ак күгәрчен очсын күкләрдә» дигән әзерлекле хәерия концерты үтте.  Хадиева Гөлгенә Наилевна җитәкчелегендә укучылар һәр чыгышны яратып башкардылар. Аларның иҗаты күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр һәм матур җырлар, гармун моңнары, уен кораллары ансамбльләре белән сугарылган иде, бу исә беркемне дә битараф калдырмады. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

22
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше дәва итә. Хәзергесе көндә йортның эчке эшләре башкарыла. Бүлмә ишекләре куелды, стеналарны обойлау эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге

21
ноябрь, 2025 ел
җомга

Ноябрь аенда Шәмәрдән зонасында авыл командалары арасында мини-футбол буенча турнирлар бара. Мичән-Симет командасы башка командалар белән көч сынаша. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

 

Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында 2026 елда үзара салым кертү һәм куллану буенча гражданнар җыеннары узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгали улы халык алдында үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыенда авыл халкы юлларны барлык урамнарга да тоташтырылып бетсә яхшы булыр иде диделәр оешкан төстә узды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 16 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International