Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасында әниләр көне уңаеннан "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шигырьләр, җырлар, биюләр аша аңлаттылар. Әниләрне бакчага җәлеп итү максатыннан балалар белән берлектә "Әниемә булышам", "Әниемә бүләгем" дигән исем астында мастер класс үткәрелде. Балалар һәм әниләр мастер класста бик теләп катнаштылар. Балаларның үз куллары белән тырышып ясаган бүләкләре, әзерләгән ризыклары - әниләр өчен иң яхшы бүләк булды.