Иске Мичән мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Әни- минем тәүге сүзем" исеме астында бәйрәм концерты куелды.
Бәйрәмгә авылыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, гаиләләре һәм якыннары олы кунаклар буларак чакырулы иде. Залда утыручы барлык әниләрне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А.кайнар тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Кыю йөрәкле, батыр уллар тәрбияләп үстергән әниләргә олы рәхмәтләрен белдерде.
Бәйрәмдә күп бала тәрбияләүче һәм эш урыннарында намус белән хезмәт итүче аналар, махсус хәрби операциядә безнең тынычлыкны яклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре хөрмәтләнде.
Мәдәният йортының үзешчән- сәнгатьтә катнашучылар әниләргә берсеннән-берсе матур җырлар, котлаулар бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, күңелле уеннар, гармунга кушылып җырлар башкарылды. Авыл фельдшеры" Сәламәтлек- зур байлык" исемле әңгәмә үткәрде. Ул кеше тормышының һәм сәламәтлекнең кыйммәте турында сөйләде.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы бик тә җылы һәм күңелләрне нечкәртерлек атмосферада үтте.