3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу бәйрәм датасы түгел, ә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч-аларга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү. Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында тасма һәм сәйләннәрдән беләзек ясау буенча мастер - класс узды. Мондый мастер-класслар — социализациянең мөһим өлеше, ул аерым ихтыяҗлары булган яшьләргә ышаныч, яңа күнекмәләр һәм уңай хис-кичерешләр бирә. Мастер-класс барышында катнашучылар нәфис беләзекләр ясарга өйрәнделәр. Катнашучылар зур кызыксыну белән эшкә алындылар. Алар үзләренең кабатланмас бизәнү әйберләрен ясадылар, ә аларның бәхетле йөзләре иҗат бәйрәменең иң яхшы бәясе булды.