“Ак күгәрчен очсын күкләрдә” Мичән төп мәктәбе укучыларының хәерия концерты

2025 елның 23 ноябре, якшәмбе

22 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп мәктәбе укучыларының “Ак күгәрчен очсын күкләрдә» дигән әзерлекле хәерия концерты үтте.  Хадиева Гөлгенә Наилевна җитәкчелегендә укучылар һәр чыгышны яратып башкардылар. Аларның иҗаты күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр һәм матур җырлар, гармун моңнары, уен кораллары ансамбльләре белән сугарылган иде, бу исә беркемне дә битараф калдырмады. Мәктәп директоры Булат Фәнитович барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, “Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчу егетләребез туган нигезләренә исән-имин кайтсалар иде” дигән теләкләр җиткерде. Бүгенге концерттан кергән акчаны махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм итеп бирүләрен әйтте. Мәктәп коллективы гуманитар ярдәм күрсәтүдә даими катнашып килә. Бу изге эштә катнашучы укытучыларга, хезмәткәрләргә, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез диде Булат Ф. Чара бик җанлы, җылы үтте. Әниләр, авыл халкы барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга хис-кичерешләр һәм игелек белән тулган матур кичә өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International