21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар. Таныштыру, кара- каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар. Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яуладылар. Катнашучыларыбыз Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатиховага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!!! Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракиповна Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты һәм 2021 нче елда районыбызда тормышка ашырылган “Саф сулы ямьле Саба” проекты турында чыгыш ясады. Әлеге экологик - мәдәни проект коллегиядә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты, республикабыз күләмендә югары бәя алды.
6 гыйнвар көнне Район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә нәниләр һәм әти-әниләр өчен чыршы бәйрәме үткәрде. Яңа ел бәйрәме “Әдәби алан” проектында катнашкан балалар парады белән башланып китте. Парадны Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин башлап җибәрде.Районыбызның төрле авылларыннан килгән 361 гә якын бала татарча мәкаль, әйтем, сынамышлар, әкиятләр белү буенча барган бәйгенең җиңүчеләре булып танылдылар. Чара сәхнәләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәмдә “Китап- иң яхшы дус” һәм IV Халыкара “Җәлил укулары” – әдәби бәйгесенең I этапта җиңүчеләре тәбрикләнде. Бүләкләрне Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тапшырды. Бәйрәм балалар һәм олылар өчен оештырылган кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен.
2 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, күңелле стартлар, мини-хоккей, төрле конкурслар үткәрелде.
Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. Килгән кунакларга район үзәк китапханәсе директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:
1 урын Валиева Фалиянур Газизҗан кызы
2 урын Йосыпова Фаимә Фәйзрахман кызы
3 урын Фаттахова Фәридә Нургали кызы
Барлык катнашучылар бәйрәмнән күтәренке кәеф алдылар.
21 декабрьдә “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр. Мәртәбәле "Эколидер - 2021" исеменә лаек булучылар арасында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да бар. Районыбыз китапханәчеләре "Саф сулы ямьле Саба" проектын тормышка ашырып, чишмәләрнең исемнәре килеп чыгышын, тарихларын һәм экологик торышларын өйрәнеп, махсус җыентыкка тупладылар. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның гореф- гадәтләрен, чишмә буенда уйналган уен, бәйрәмнәрен халыкка җиткерделәр. Әлеге проект югары бәяләнеп, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
28 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсенә ООО "Газпром трансгаз Казань" генераль директоры Р.Р.Усмановның бүләк китапларын тапшыру чарасы уздырылды.
Район балалар китапханәсе туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 6 А сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды: 1 нчесе “Тел – милләт бизәге”- мәкалләрне дәвам итү, 2 нчесе “Тапкырларга табышмак” - табышмаклар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” – сынамышларны дәвам итү, 4 нче өлеш - “Серле сандык”- төрле халык әкиятләре, 5 нче өлеш – онлайн- сәхифә Айгөл Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым “ китап призентациясе. Һәр өлештә 3 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 6 А сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чишмә- чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел,киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Чишмә суы авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва. Алар- көч, дәрт чыганагы да. Чишмәләр гомер-гомергә шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар өчен илһам чишмәсе булып хезмәт иткән. Чишмә- ул сәламәтлек нигезе. Чишмә-ул изге җир! Бәлки, ул Җир ананың керсез күз яшедер. Ул үзенең сафлыгы белән кешеләрнең гүзәл хисләрен ача. Шуңа курә җир җәннәт ул. Үзенә яхшылык эшләгән кешегә җир сөйкемле. Һәр авылның тирә-юне табигатен су чыганаклары бизи, чөнки халыкның тормышы су белән бәйле. 9 сентябрь көнне Түбән Утар авылында урнашкан "Бикә" чишмәсе янында, Корсабаш авыл китапханәчесе, Корсабаш авыл клубы мөдире, Өчиле авыл клубы мөдире, Түбән Утар авыл клубы мөдире, Корсабаш һәм Түбән Утар авыл халкы белән берлектә "Саф сулы- Ямьле Саба" проекты кысаларында "Чишмәләр иле син туган як" дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Иң элек кунакларны бөек икмәк һәм баллы чәк- чәк белән каршы алдык. Чишмәләрнең әһәмияте һәм рухи байлыгы турында сөйләнде. Түбән Утар авылы тарихы һәм "Бикә" чишмәсе тарихы белән авыл имамы Нәҗип абый таныштырды. Корсабаш авылында яшәп гомер итүче, үзешчән шагыйрә Халиуллина Минзәлия Исхак кызының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды. Ул үзенең яңа гына табадан төшкән "Авылым чишмәләре" шигырен сөйләп кунакларны һәм катнашучыларны таң калдырды. Таң суы алу йоласы һәм "Су буенда кичке уен" фольклор номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чарабызның йомгаклау өлеше итеп авылдашларга, кунакларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Шакирзянова Ильсияр Илдусовна, һәм Гөлнара Мустафина әлеге проектның максатларын һәм әһәмиятен аңлатып үттеләр , рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
8 сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында
бәйрәм кичәсе үткәрелде.Чара барышында кунакларны ипи - тоз һәм чишмә янында җыр белән каршы алдык. Хафизова Раилә апа Иске Мичән авылы чишмәләре тарихы турында сөйләде. Сафиуллин Ринат Ислам улы "Миша"елгасы тарихы белән таныштырды. "Туган ягым әдипләре" күргәзмәсендә авылдашларыбыз Газиз Нәбиуллин, Сөембикә Кашапова, Илфат Хаҗиев, Сөмбелә Ибраһимова иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Сөмбелә апа үзенең яңа шигырьләрен укыды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласын күрсәттек. Ибраһимова Сөембикә апа безгә "Таң суы алу"йоласын өйрәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды, сүзен изге теләкләр белән тәмамлады .Мичән авылы башлыгы үз чыгышында чишмәләрне караучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
8 сентябрь көнне Оет авыл китапханәсе авыл клубы һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында чишмә бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны "Нуршат"чишмәсе янында ипи-тоз белән каршылаудан башланды.Олы Шыңар урта мшктәбенең тарих укытучысы, "Чал тарихлы Шыңар ягы" китабы авторы Гарипов Айдар Моталлапович Оет авылы тарихын сөйләде. Китапханәче чишмәләр тарихы турында мәгълүмат бирде, кызлар ансамбле башкаруындагы "Оетым" җыры яңгырады. Оетларда туып була мени "
Иҗат итми торган җан белән " күргәзмәсендә авылдашларыбыз Марат Гыймадиев, Минһаз Гыймадиев, Энҗе Заһидуллина иҗаты белән танышырга мөмкин иде.Ә соңыннан бәйрәм"Тау чишмәсе"чишмәсе янында дәвам итте."Ак калфак",
"Мирас " клубы членнары кунакларга һәм авылдашларга"Печәнгә төшү өмәсе" н күрсәттеләр .Элеккичке уеннарда уйналган"Назалы", "Зәңгәр чиләк" уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларга кәрҗин үрү буенча мастер-класс бик ошады, аны Марсель абый Мөхәммәтов күрсәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды һәм сүзен изге теләкләр белән тәмамлады.