Иске Мичән авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында 
бәйрәм кичәсе үткәрелде.Чара барышында кунакларны ипи - тоз һәм чишмә янында җыр белән каршы алдык. Хафизова Раилә апа Иске Мичән авылы чишмәләре тарихы турында сөйләде. Сафиуллин Ринат Ислам улы "Миша"елгасы тарихы белән таныштырды. "Туган ягым әдипләре" күргәзмәсендә авылдашларыбыз Газиз Нәбиуллин, Сөембикә Кашапова, Илфат Хаҗиев, Сөмбелә Ибраһимова иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Сөмбелә апа үзенең яңа шигырьләрен укыды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласын күрсәттек. Ибраһимова Сөембикә апа безгә "Таң суы алу"йоласын өйрәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды, сүзен изге теләкләр белән тәмамлады .Мичән авылы башлыгы үз чыгышында чишмәләрне караучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International