ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

21 декабрьдә  “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды.  Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр.  Мәртәбәле "Эколидер - 2021" исеменә лаек булучылар арасында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да бар.  Районыбыз  китапханәчеләре   "Саф сулы ямьле Саба" проектын тормышка ашырып,  чишмәләрнең исемнәре килеп чыгышын, тарихларын һәм экологик торышларын өйрәнеп, махсус җыентыкка тупладылар.  Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның гореф- гадәтләрен, чишмә буенда уйналган уен, бәйрәмнәрен халыкка җиткерделәр. Әлеге проект югары бәяләнеп, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

8 сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында 
бәйрәм кичәсе үткәрелде.Чара барышында кунакларны ипи - тоз һәм чишмә янында җыр белән каршы алдык. Хафизова Раилә апа Иске Мичән авылы чишмәләре тарихы турында сөйләде. Сафиуллин Ринат Ислам улы "Миша"елгасы тарихы белән таныштырды. "Туган ягым әдипләре" күргәзмәсендә авылдашларыбыз Газиз Нәбиуллин, Сөембикә Кашапова, Илфат Хаҗиев, Сөмбелә Ибраһимова иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Сөмбелә апа үзенең яңа шигырьләрен укыды. Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласын күрсәттек. Ибраһимова Сөембикә апа безгә "Таң суы алу"йоласын өйрәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды, сүзен изге теләкләр белән тәмамлады .Мичән авылы башлыгы үз чыгышында чишмәләрне караучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

8 сентябрь көнне Оет авыл китапханәсе авыл клубы һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында чишмә бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны "Нуршат"чишмәсе янында ипи-тоз белән каршылаудан башланды.Олы Шыңар урта мшктәбенең тарих укытучысы,  "Чал тарихлы Шыңар ягы" китабы авторы Гарипов Айдар Моталлапович Оет авылы тарихын сөйләде. Китапханәче чишмәләр тарихы турында мәгълүмат бирде, кызлар ансамбле башкаруындагы "Оетым" җыры яңгырады. Оетларда туып була мени " 
Иҗат итми торган җан белән " күргәзмәсендә авылдашларыбыз Марат Гыймадиев, Минһаз Гыймадиев, Энҗе Заһидуллина иҗаты белән танышырга мөмкин иде.Ә соңыннан бәйрәм"Тау чишмәсе"чишмәсе янында дәвам итте."Ак калфак",
"Мирас " клубы членнары кунакларга һәм авылдашларга"Печәнгә төшү өмәсе" н күрсәттеләр .Элеккичке уеннарда уйналган"Назалы", "Зәңгәр чиләк" уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларга кәрҗин үрү буенча мастер-класс бик ошады, аны Марсель абый Мөхәммәтов күрсәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды һәм сүзен изге теләкләр белән тәмамлады.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

8 сентябрь көнне Югары Симет авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре Түбән Симет һәм Керәнне авылы клубы хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, “Вәчкә” чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алу белән башланды һәм чишмә буенда дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. чыгышыннан сүз авылыбызның ихтирамга лаек кешесе Гатауллина Зөһрә апага бирелде. Ул авыл һәм чишмә тарихларын сөйләде.  
Мәктәп укучылары катнашында фольклор ансамбль тамашачыларга чишмә яны уеннарын һәм йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Яшь киленгә су юлы күрсәтү”, “Чишмә чистарту” йолаларын, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Парлы чүпләм” уеннарын һәркем яратып карады. 
Авылыбызның күренекле кешеләре турында сөйләү өчен сүз Миннебаева Роза апага бирелде. ул, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның әнисе Бибирабига абыстай турында сөйләде. Язучының әнисе Түбән Симет авылыннан. Үз әсәрләрендә Мәһдиев безнең авыл турында күп яза, шуңа күрә аның иҗаты безгә бик якын.
“Ак калфак”ка йөрүче Мотыгуллина Нәзирә апа үзе иҗат иткән шигырьләрен башкарды.
Бэйрэм чарасын йомгаклап Саба узэклэштерелгэн китапханэлэр системасы директоры Билалова Лэйсэн Ракип кызы узенен телэклэрен ,фикерлэрен житкерде..

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

3
сентябрь, 2021 ел
җомга

3 сентябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе,клубы һәм Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба"экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект "Авылымның су чыганаклары", "Халкымның гореф-гадәтләре,йолалары","Туган авылым әдипләре" дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.Чара кунакларны татлы бавырсак һәм “Авылкаем Пүкәлем” җыры белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Хәйбри"чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә ,үзенең яшьлек елларын чит төбәкләрдә үткәргән һәм дә сагынуына дәва итеп,үз төбәге тарихын өйрәнеп яшәгән Әлфинур апа Джураева авылының кыскача тарихы белән таныштырып үтте. Килгән кунаклар үзешчән шагыйрәбез авылдашыбыз Мәйсәрә апа Фәйзерахманова иҗаты белән таныштылар. Балачак еллары "Хәйбри" чишмәсе буенда үткән Диләфрүз апа Исламова чишмәнең тарихы буенча мәгьлүмат бирде.Икенче өлештә халкыбызның гореф-гадәт, йолалары буенча "Киленгә су юлы күрсәтү"йоласы күрсәтелде. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы”,"Капкалы" кебек милли уеннар оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенжда төзегәннәр. Чөнки су булган Җирдә тереклек үсә. Чишмәләр-чисталык, , пакьлык символы булып торган. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.2 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Эрэкэ" чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алып , бэйрэмне дэвам ителде., Зәмфирә Нуруллина авыл тарихы турында сөйләде, китапханәче Сибәгатова Фәнзия чишмәләр  тарихы белән таныштырды ,шулай ук шагыйрэ Сиринэ Гатиятова иҗатына тукталды, Кәримов Миңнислам "Тимершыгым "җырын башкарды. Бәйрәм барышында кунакларга борынгы уеннар "Назалы", "табагач " уеннары күрсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

"Саф сулы ямьле Саба" проекты буенча оештырылучы экологик марафонның чираттагы тукталышы 2 сентябрь көнне Кызыл Мишә авылында узды.Чара "Төхфәт" һәм  "Гаян" чишмәләре янында башланып китте.Авыл җирлеге башлыгы  Хазиев А.Х.ның чыгышы  һәм мөхтәрәм авылдашыбыз Нагимова Г.Х.  кыскача шушы чишмәләрнең тарихы белән таныштырганнан  соң "Нигамәтҗан " чишмәсенә кузгалдык.Анда  мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы,яшьләр белән берлектә "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтеп кителде.Чишмә буенда татар халкының "Биш парлы","Ачык авыз","Капкалы" уеннары уйналды.Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Шигырьләрдә минем йөрәгем "дип исемләнгән күргәзмә Кызыл Мишә авылында туып үскән үзешчән  шагыйрьләр Нуриева Сәлимә һәм Мулланур Сафинның тормыш юлын яктырттып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә Сәлимә апа Нуриева үзе дә килгән иде.Ул туган авылына һәм чишмәләргә багышлап яңа гына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Хаҗ сәфәре кылып кайткан авылдашыбыз Халимов Марсель "Зәм-зәм " суы хакында таныштырып узды.Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р,Саба һәм Теләче районнары баш экологы Билалов Р.М чыгыш ясаганнан соң "Мишә " елгасының башланган җиреннән алынган су Тимершык авылына тапшырылды.Керәнне авылы клубы мөдире әлеге чараны музыкаль яктан тулыландырды.Чара яшь килен алып кайткан "ширбәт суы"белән чәй эчеп тәмамланды.Чарага җыелган авылдашларыбыз : "Чишмәне савыктыру—иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә—су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе дә. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр! "-дигән фикер белән таралышты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International