Оет авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрь көнне Оет авыл китапханәсе авыл клубы һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба" экологик проекты кысаларында чишмә бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны "Нуршат"чишмәсе янында ипи-тоз белән каршылаудан башланды.Олы Шыңар урта мшктәбенең тарих укытучысы,  "Чал тарихлы Шыңар ягы" китабы авторы Гарипов Айдар Моталлапович Оет авылы тарихын сөйләде. Китапханәче чишмәләр тарихы турында мәгълүмат бирде, кызлар ансамбле башкаруындагы "Оетым" җыры яңгырады. Оетларда туып була мени " 
Иҗат итми торган җан белән " күргәзмәсендә авылдашларыбыз Марат Гыймадиев, Минһаз Гыймадиев, Энҗе Заһидуллина иҗаты белән танышырга мөмкин иде.Ә соңыннан бәйрәм"Тау чишмәсе"чишмәсе янында дәвам итте."Ак калфак",
"Мирас " клубы членнары кунакларга һәм авылдашларга"Печәнгә төшү өмәсе" н күрсәттеләр .Элеккичке уеннарда уйналган"Назалы", "Зәңгәр чиләк" уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларга кәрҗин үрү буенча мастер-класс бик ошады, аны Марсель абый Мөхәммәтов күрсәтте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектның максаты белән таныштырды һәм сүзен изге теләкләр белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International