ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чишмә- чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел,киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Чишмә суы авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва. Алар- көч, дәрт чыганагы да. Чишмәләр гомер-гомергә шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар өчен илһам чишмәсе булып хезмәт иткән. Чишмә- ул сәламәтлек нигезе. Чишмә-ул изге җир! Бәлки, ул Җир ананың керсез күз яшедер. Ул үзенең сафлыгы белән кешеләрнең гүзәл хисләрен ача. Шуңа курә җир җәннәт ул. Үзенә яхшылык эшләгән кешегә җир сөйкемле. Һәр авылның тирә-юне табигатен су чыганаклары бизи, чөнки халыкның тормышы су белән бәйле. 9 сентябрь көнне Түбән Утар авылында урнашкан "Бикә" чишмәсе янында, Корсабаш авыл китапханәчесе, Корсабаш авыл клубы мөдире, Өчиле авыл клубы мөдире, Түбән Утар авыл клубы мөдире, Корсабаш һәм Түбән Утар авыл халкы белән берлектә "Саф сулы- Ямьле Саба" проекты кысаларында "Чишмәләр иле син туган як" дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Иң элек кунакларны бөек икмәк һәм баллы чәк- чәк белән каршы алдык. Чишмәләрнең әһәмияте һәм рухи байлыгы турында сөйләнде. Түбән Утар авылы тарихы һәм "Бикә" чишмәсе тарихы белән авыл имамы Нәҗип абый таныштырды. Корсабаш авылында яшәп гомер итүче, үзешчән шагыйрә Халиуллина Минзәлия Исхак кызының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды. Ул үзенең яңа гына табадан төшкән "Авылым чишмәләре" шигырен сөйләп кунакларны һәм катнашучыларны таң калдырды. Таң суы алу йоласы һәм "Су буенда кичке уен" фольклор номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чарабызның йомгаклау өлеше итеп авылдашларга, кунакларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Шакирзянова Ильсияр Илдусовна, һәм Гөлнара Мустафина әлеге проектның максатларын һәм әһәмиятен аңлатып үттеләр , рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International