Чыршы​ бәйрәме

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

​ ​ 6 гыйнвар көнне Район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә нәниләр һәм әти-әниләр өчен чыршы​ бәйрәме үткәрде. Яңа ел бәйрәме “Әдәби алан” проектында катнашкан балалар парады белән башланып китте. Парадны Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин башлап җибәрде.Районыбызның төрле авылларыннан килгән 361 гә якын бала татарча мәкаль, әйтем, сынамышлар, әкиятләр белү буенча барган бәйгенең җиңүчеләре булып танылдылар. Чара сәхнәләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәмдә “Китап- иң яхшы дус” һәм IV Халыкара “Җәлил укулары” – әдәби бәйгесенең I этапта җиңүчеләре тәбрикләнде. ​Бүләкләрне Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тапшырды. Бәйрәм балалар һәм олылар өчен оештырылган​ кызыклы уеннар белән​ үрелеп барды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International