Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысына Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең тарих белән кызыксынучы укучылары чакырылган иде. Аларга Сатыш авылы тарихын өйрәнүче Гайнетдинова Рузилә Гарәфи кызы авыл оешу турында мәгълүмәтләр бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
15 февральдә Хөснулла һәм Аллаһиар Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе" темасына хореография буенча мастер-класс булып узды . Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбе хореографы Мөбарәкҗанова А. З. үткәрде.
11 февраль Казан шәһәрендә Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең “Вдохновение” иҗат фестиваль - конкурсы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы (укытучылары Давыдова А. М.) укучылары катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Павлова Ксения - II дәрәҗә лауреат. “Сплетение” төркеме һәм “Экспромт” хореография коллективы - I дәрәҗә лауреат булдылар.
Интеллектуаль уен - катнашучылар тарафыннан үз интеллектын һәм эрудициясен куллануга нигезләнгән массакүләм уен төре. Уенчылар үз белемнәрен төрле тармаклардагы сорауларга җавап биреп тикшерерләр, ә атап әйткәндә: «Разминка», «Табигать», «Әдәби геройлар исеме», «Тарихи шәхесләр», «Язучылар һәм аларның геройлары», «Барысын да аз-азлап». Һәр команда үзенең белем дәрәҗәсен күрсәтә, логик фикерли, фикер йөртә, исбатлый ала. Теләсә кайсы команда уенындагы кебек үк, нәкъ менә бердәмлек һәм дуслык, үзара аңлашу җиңүгә китерә. 10 февраль көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә, фән көне уңаеннан, интеллектуаль уен үткәрелде, анда кызыклы фәнни сорауларга җавап биреп, яшьләр катнашты.
2024 елның 3 февралендә Казан шәһәрендә SFORZANDO хәйрия проекты кысаларында ll Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча конкурс узды. Барлыгы 40 солист катнашты. Алар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано белгечлеге буенча 3 сыйныф укучысы Сәфәрова Наиля (укытучысы Зәйнетдинова З.З) катнашты. Уңышлы чыгышның нәтиҗәсе - 1 дәрәҗә лауреат исеме. Бу конкурс мөмкинлекләре чикләнгән балаларга югалып калмаска, үзеңне бар кеше белән тигез күрергә кирәклеген төшендерү мөмкинлеге бирде.
Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, яшьләр өчен «Татьянин көне» күңел ачу программасы узды, чара студентларны котлау, бәйрәм тарихы һәм традицияләре турында таныштыру булды. Программа төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте. Катнашучылар конкурсларда актив катнаштылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
27 гыйнвар — Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Холокост кабатланырга тиеш түгел” дип исемләнгән тарихи сәгать узды. Музей хезмәткәре миллионлаган яһүдләрнең коточкыч язмышы турында сөйләде. Укучылар Холокост фаҗигасенең фотоларын, нацистларның кешелексез сәясәте мисалларының берсе буларак карадылар.
25 гыйнварда район мәдәният йортында Гаилә елын ачу хөрмәтенә тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов катнашты. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, җәмгыять һәм Ватан тормышында аерым роль уйнавын билгеләп үтте. “Гаилә - без тормыш мәктәбен үткән, яратырга, гафу итәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнә торган урын, хезмәткә һәм якын кешең хакына барысын да эшләргә өйрәнәбез”.
"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар.
«Пушкин көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Пушкинны бөтен дөнья укый…» дип исемләнгән викторина уздырылды. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук А.С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән агач тактага рәсем төшерү буенча тематик мастер-класс тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә дә Александр Сергеевич Пушкинның искиткеч тарихка бай әсәрләре үсеп килүче яшь буын тарафыннан яратып укыла.