Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сафарова Наилә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

2024 елның 4 феврале, якшәмбе

2024 елның 3 февралендә Казан шәһәрендә SFORZANDO хәйрия проекты кысаларында ll Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча конкурс узды. Барлыгы  40 солист катнашты. Алар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано белгечлеге буенча 3 сыйныф укучысы Сәфәрова Наиля (укытучысы Зәйнетдинова З.З) катнашты. Уңышлы чыгышның нәтиҗәсе -  1 дәрәҗә лауреат исеме. Бу конкурс мөмкинлекләре чикләнгән балаларга югалып калмаска, үзеңне бар кеше белән тигез күрергә кирәклеген төшендерү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International