Быел Саба муниципаль районының „Балкыш“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче ике күркәм пар бергә яшәүләренең истәлекле юбилейларын билгеләп үттеләр.
Гафиятуллин Әнвәр Нургат улы һәм Гафиятуллина Рафидя Якуп кызы 60 ел бергә гомер иттеләр, ә Сабиров Фәнил Камали улы һәм Сабирова Сания Нуретдин кызы 50 ел бергә гомер иттеләр.
Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ветераннары "Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее"на гыйбрәтле экскурсия ясадылар.
Өлкәннәр көне кысаларында Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре беренчеләрдән булып "Кайгырту"акциясе үткәрделәр. Балалар өлкәннәрне чын күңелдән котладылар, аларга үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.
Саба муниципаль районының „Балкыш“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм лаеклы ялдагы ветераннар өчен оештырылды.
«Аргамак» картодромында йөгерүне яратучыларны һәм профессиональ спортчыларны җыйган «Милләтләр кроссы – 2025» традицион ярышлары узды. Ярышларда «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» хезмәткәрләре актив катнашты. Учреждение директоры лаеклы нәтиҗә күрсәтте: ярыш нәтиҗәләре буенча Дәүләтшин Н.И. мактаулы 3 урынны яулады. Бу уңыш сәламәт яшәү рәвешен саклап калу һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһим үрнәге булды.
"Һөнәрләр шәһәре "SabaBalahoner" һөнәри юнәлешле муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Саба муниципаль районында «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» Саба муниципаль районының "Теремок" 2 нче Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Балалар социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре, психолог, социаль педагог һөнәрләренең үзенчәлекләре һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар.
Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар.
18 сентябрьдә «Кабак бәйрәме – 2025» традицион көзге бәйрәме кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы үзләренең иҗади сәләтләрен һәм кулинар осталыкларын күрсәтте.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.