Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр өлкәннәребезне таң калдырды. Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттык. Биредә аларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы». Соңыннан өлкәннәр “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны карадылар һәм тыңладылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Өлкәннәр аның тавышыннан бик канәгать калдылар. Аның күләме 200-300кг. Өлкәннәргә мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.