Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеена  социаль хезмәтләрдән файдаланучы өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, алар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.

Шулай ук туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач савытларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бизәкләрне кызыксынып карадылар, агач эшләнмәләрен бизәү ысуллары турында белделәр.

 Әлеге экскурсиядән алар үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Оештырылган сәяхәттән бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International