ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. 
11 февраль көнне район балалар китапханәсе гимназиянең 1А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) "Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң беренче китапханәчеләр 2021 ел - Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган һәм бүгенге әдәби танып-белү сәгатенә куелган "Анам теле-туган тел" дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар. Соңыннан укучылар серле сандыктагы төрле халык әкиятләре китаплары белән таныштылар, "Табышмаклар илендә", "Татар халык мәкальләре", "Әкиятне таны" һәм татар халкының "Йөзек салыш" уеннарында да бик актив катнаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләре дә һөнәрләр әзерләп килгәннәр иде, алар төрле телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әдәби танып-белү сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

10 февраль көнне район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шакирҗанова Л.Р.) "Әлифбаны кем урлаган?" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң беренче укучылар экраннан видео карап, квест-уенның төп максатын белделәр.Убыр белән Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен укучыларга тукталышларда тукталып, төрле биремнәрне үтәргә туры килде, мәсәлән: әкияттән алынган рәсемнәрне танып Дюймовочканы коткардылар, сорауларга җавап биреп тиенне, әкияти пазллар төзеп Буратиноны, ә инде Куян кызын коткарыр өчен өстәлгә куелган предметларның кайсы әкиятләргә туры килгәнен белергә кирәк иде. Укучылар сынатмадылар, үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз генә үтәделәр. Барлык әкият геройларын табып Әкиятчегә кайтардылар. Шулай ук геройларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Квест-уен "Туган тел" җыры белән тәмамланды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

6
февраль, 2021 ел
шимбә

Китапханәчеләребез балалар бакчалары, мәктәпләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яши. Балалар өчен чыгучы газета,  журналлар белән дә балаларны иң элек алар таныштыра. "Көмеш кыңгырау" газетасын чыгаручы тылсымлы каләм ияләре, Шәмәрдән балалар китапханәчесе Резедә  Галиәкбәрова чакыруын кабул итеп, бүген Саба районына кунакка килделәр. Шәмәрдән авылының 3нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында килгән кунакларга, балаларның әти-әниләре белән бергә ясаган китапчыклар күргәзмәсе һәм әкияти тамаша күрсәтелде.Ә "Көмеш кыңгырау"газетасы хезмәткәрләре балаларның тапкырлыкларын сынап уеннар оештырдылар. Шәмәрдән лицеенда кунаклар башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән, татар халкының гореф -гадәтләрен чагылдырган  күргәзмә белән таныштылар, Шәмәрдән лицее китапханәсендә "Хәтер"- әдәби кунакханәсендә булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен. 

    9 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, күңелле стартлар, мини-хоккей, төрле конкурслар үткәрелде.

 Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган  шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. 

 Килгән кунакларга Кыш бабай үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:

1 урын Янгалышева Эльмира Галимҗан кызы

2 урын Йосыпова Фәхимә Фәйзрахман кызы

3 урын Фаттахова Фәридә Нургали кызы

 Барлык катнашучылар бәйрәмнән  күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

5
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

5 гыйнвар көнне район китапханәсе хезмәткәрләре, район мәдәният йортының кече залында районыбызның иң тырыш, иң актив укучылары өчен уздырдылган Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Квест - уен "Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы" уңаеннан оештырылган иде. Танылган якташыбыз, академик, татар китабының тарихын өйрәнгән күренекле шәхес  Әбрар Кәримуллинның шәхси әйберләре, аның күпкырлы  эшчәнлеге, татар халкының язу тарихы белән танышты укучыларыбыз. "Әдәби алан" проектының иң актив укучылары Әнвәр белән Элина  төрле мәкаль, әйтемнәр, сынамышлар аша балаларның тапкырлыгын сынады. Су анасы һәм Куян кызы  биргән кызыклы сорауларга да тиз җавап таба алды килгән кунаклар. Ахырдан Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлек фотога төштеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

Район мәдәният бүлеге Әбрар Каримуллин исемендәге Саба район Үзәк китапханәсе белән  берлектә өлкәннәр өчен “Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән чыршы бәйрәме оештыра. Бәйрәм үзәк мәйданда  9 гыйнвар көнне сәгать 13:00 узачак.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

1
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Район балалар китапханәсе барлык балаларны һәм әти-әниләрне Яңа ел бәйрәменә чакыра. Бәйрәм 3 гыйнвар көнне 13: 00  үзәк мәйданда узачак. Рәхим итегез!

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 22 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Татар авылы» конкурсына старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелде. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400гә якын кеше катнашты. Авыллар турындагы, булдыклы кешеләр хакындагы язмаларның күбесе Саба районыннан иде.  Районыбыз китапханәчеләре бөтен дөньяга үзебезнең талантлы якташларыбыз турында сөйләделәр, бердәм булып, аларга тавыш бирүне дә оештыра алдылар. 
Бүген исә Конкурс җиңүчеләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Шакиров Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек дип табылды. Биредәге иң күп тавыш җыйган Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Юлбат, Иләбәр, Килдебәк, Явлаштау китапханәләре Диплом белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

20
ноябрь, 2020 ел
җомга

20 ноябрь көнне Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. XIII Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен
котлау тантанасы бик күп әдипләр, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды. Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды. Римма Ратникова сабалыларга, Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды. Китапханә директоры Ләйсән Билалова һәм якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина "Иң яхшы әйдаман" исеменә лаек булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясады. Катнашучылар уку елы дәвамында мәдәният учреждениеләренә, музейларга, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларга актив йөрергә тиешләр иде.

2019-2020 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

1 сыйныфлар арасында-Килдебәк урта мәктәбе укучысы Габсаттарова Зәмирә Рәсим кызы.

2 сыйныфлар арасында-Шәмәрдән лицее укучысы Нечипоренко Эльвира Илмир кызы.

3 сыйныфлар арасында-Алимова Ләйсән Нәгыйм кызы Шәмәрдән лицее укучысы.

4 сыйныфлар арасында-Галимҗанова Алия Нияз кызы "Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе" укучысы.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International