Яңа ел бәйрәме!

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен. 

    9 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, күңелле стартлар, мини-хоккей, төрле конкурслар үткәрелде.

 Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган  шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. 

 Килгән кунакларга Кыш бабай үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:

1 урын Янгалышева Эльмира Галимҗан кызы

2 урын Йосыпова Фәхимә Фәйзрахман кызы

3 урын Фаттахова Фәридә Нургали кызы

 Барлык катнашучылар бәйрәмнән  күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International