Гран-при бүләгенә Саба районы лаек дип табылды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген, 22 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Татар авылы» конкурсына старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелде. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400гә якын кеше катнашты. Авыллар турындагы, булдыклы кешеләр хакындагы язмаларның күбесе Саба районыннан иде.  Районыбыз китапханәчеләре бөтен дөньяга үзебезнең талантлы якташларыбыз турында сөйләделәр, бердәм булып, аларга тавыш бирүне дә оештыра алдылар. 
Бүген исә Конкурс җиңүчеләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек дип табылды. Биредәге иң күп тавыш җыйган Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Юлбат, Иләбәр, Килдебәк, Явлаштау китапханәләре Диплом белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International