"Көмеш кыңгырау" бездә кунакта

2021 елның 6 феврале, шимбә

Китапханәчеләребез балалар бакчалары, мәктәпләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яши. Балалар өчен чыгучы газета,  журналлар белән дә балаларны иң элек алар таныштыра. "Көмеш кыңгырау" газетасын чыгаручы тылсымлы каләм ияләре, Шәмәрдән балалар китапханәчесе Резедә  Галиәкбәрова чакыруын кабул итеп, бүген Саба районына кунакка килделәр. Шәмәрдән авылының 3нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында килгән кунакларга, балаларның әти-әниләре белән бергә ясаган китапчыклар күргәзмәсе һәм әкияти тамаша күрсәтелде.Ә "Көмеш кыңгырау"газетасы хезмәткәрләре балалар ның тапкырлыкларын сынап уеннар оештырдылар. Шәмәрдән лицеенда кунаклар башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән, татар халкының гореф -гадәтләрен чагылдырган  күргәзмә белән таныштылар, Шәмәрдән лицее китапханәсендә "Хәтер"- әдәби кунакханәсендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International