ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бу көнне 2004 нче елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар искә алына. Террорчылык һөҗүме вакытында берничә йөз кеше, күбесе балалар, һәлак булды. Өч көн дәвамында алар бер тамчы сусыз әсирлектә тотылдылар. "Тормыш тамчысы" акциясе аша без һәркемне символик рәвештә, безнең арадан киткәннәргә, чәчәкләргә су сибеп су бирергә чакырабыз.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  «Экстремизмга – Юк!» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрде һәм видеотасмалар карап үттеләр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

28
август, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы көне — 30 август уңаеннан Байлар Сабасында патриотик акция узды! Гаилә белән эшләү буенча белгеч Нәгыймова Миләүшә Сәмиулла кызы «беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән берлектә бистә урамнарына чыгып, халыкка бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Алар бергәләп триколор төсләрендәге тасмалар тараттылар — республикабыз тарихына һәм традицияләренә хөрмәт символы буларак. Мондый чаралар туган як өчен бердәмлек һәм горурлык хисен ныгытырга, яшьләрне социаль әһәмияткә җәлеп итәргә ярдәм итә.

Тэги: ОСЗ Саба районы "Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

21
август, 2026 ел
җомга

Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Триколор чәчәге» темасына мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

22 августта Россиядә рәсми рәвештә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Президент Указы белән 1994 елда билгеләнә һәм 1991 елның 22 августындагы тарихи вакыйгага багышлана. Ул вакытта Ак-зәңгәр-кызыл триколор беренче тапкыр Мәскәүдәге Ак йорт өстендә рәсми рәвештә күтәрелә, Совет Кызыл Байрагын алыштыра.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

14
август, 2026 ел
җомга

Түгәрәк уен — ул борынгы халык биюе генә түгел. Бу — безне әби-бабаларыбыз белән бәйләүче, йөрәкләрне берләштерүче җанлы җеп.

Без бер-беребезнең кулыннан тотып, түгәрәккә басканда, барлык тоткарлыклар югала. Бары тик уртак сулыш, шатлык, кеше кулларының җылысы һәм бердәмлекнең кодрәтле энергиясе генә кала. Бу мизгелдә һәрберебез үзен бердәм, көчле һәм тату дөньяның бер өлеше итеп хис итә.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба районы

12
август, 2026 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба районы

11
август, 2026 ел
сишәмбе

"Кайгырту мәктәпләрен үстерү һәм кайгыртучы туганнарның җәмгыятьләрен булдыру" проекты буенча эш дәвам итә. "Кайгырту мәктәбе" партнерлары атнасы "кысаларында" Саба Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды, аның белән Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге килешү нигезендә хезмәттәшлек итә.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Җирле туризмны популярлаштыру һәм җәмәгать киңлеген активлаштыру максатыннан, Саба муниципаль районында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексының социаль хезмәткәрләре тарафыннан сәламәт яшәү рәвешенә багышланган социаль хезмәт алучылар белән чара оештырылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

28
июль, 2026 ел
сишәмбе

27 июль Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде. Фаҗигале дата 2022 елда Киев режимы тарафыннан 2014 елда башланган сугыш алып киткән балалар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан билгеләнгән. Бу көнне ел саен бөтен Россия буенча тематик акцияләр һәм чаралар уздырыла.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International