2020 елның 30 августында Байлар Сабасы «Аргамак» картодромында чаңгы буенча ярышлар узды.
5 июль көнне Кызыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурәхмәт кызына 90 яшь тулды. Рауза апаны туган көне белән котлап ТР Президенты открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.
Саба районы Сабабаш төп мәктәбендә ТАССРның 100елыгы, районыбызга 90ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре ,сборлар үтте.
8 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Саба дулкыннары», «Саба таңнары» коллективлары һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды.
«09» февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Эзмә авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Жырлыйк туган якта» дип исемләнгән отчет - иҗат концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкошлар белән каршы алдылар.
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.
17 июль конне ТАССРга 100 ел хэм Саба районына 90 ел тулу унаеннан Пукэл авыл клубы хэм китапханэсе хезмэткэрлэре "Ак калфак" хатын - кызлар клубына йоручелэр очен Саба районынын тарихи урыннарына сэяхэт оештырдылар. Сэяхэт дэвамында безне экскурсовод Тамчыгол Валиева маршрут буенча тукталган хэр урыннын тарихы белэн таныштырып барды. Маршрутыбыз Мингэр авылында урнашкан Соембикэ манарасы хэм музей бн танышудан башланды. Данлыклы Сатыш мэдрэсэ - музеенда булып, анда гарэпчэ язырга ойрэну буенча мастер класс карадык. Казанчы Бигэнэй авылында урнашкан ишан каберлегенэ зиярат кылдык. Соныннан Сабанын ямьле яр буенда хэм "Олимп" ял паркында ял итеп, районыбызнын матурлыгына, чисталыгына сокланып, кутэренке кэеф белэн таралыштык.
2020 ел истәлекле даталарга бай. ТАССрнын 100 еллыгы һәм Саба районына 90 еллыгы унаеннан районыбыз мәдәният бүлеге фотосүрәтләр барлый. Гаиләгезне архивында элекеге тарихи биналар, бәйрәм, урам күренешләре саклана икән, Саба туган як өйрәнү музеена алып килүегезне сорыйбыз. Фотосүрәтләрнең скан вариантын алып калып, оригиналы үзегезгә кайтарачакбыз. Хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тарихны барлыйк.
Тулырак мәгълүматлар өчен 2-38-35 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.
Адресыбыз: Байлар Сабасы, Закир Йосупов урамы 47 йорт. Электрон адресыбыз: saba-museum@mail.ru