8 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Саба дулкыннары», «Саба таңнары» коллективлары һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкышлар белән каршы алдылар.