ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Кичә, 2026 елның 31 маенда, «Сабантуй» стендка ату һәм спортинг комплексында мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлекле билге «Сабантуй» спорт мәктәбе тренеры, стендка ату буенча берничә буын чемпионнар тәрбияләгән СССР спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович хөрмәтенә куелды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

        28 май көнне «Сабантуй» мәдәни – спорт  комплексында  биатлон буенча 2025/2026 елгы сезонга йомгак ясалды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы, Татарстан Республикасы биатлон федерациясе президенты Ногманов Илдар Гыйльфан улы. Әлеге чарада «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Биатлон тренеры  Шакирҗанов Д.М. доклад белән чыгыш ясады.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Тәтештә стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда тренерлары Батыршина Зилә Радик кызы җитәкчелегендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

Узган ял көннәрендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан шәһәреннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

24
март, 2026 ел
сишәмбе

21-22 март көннәрендә Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогының беренче этабы узды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

21-22 март көннәрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында конкус буенча Саба муниципаль районы Кубогының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Нократ Аланы, Норлат, Актүбә һәм Байлар Сабасы, Мөслим ат спорты клубларыннан һәм мәктәпләреннән килгән 70тән артык спортчы катнашты.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 15 мартында «Сабантуй» спорт комплексында стендка ату буенча тренер,

СССРның спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович истәлегенә багышланган

спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 3 этабы узды. Юрий

Владимирович – үз гомерен ату спортын үстерүгә багышлаган, берничә буын чемпионнар

тәрбияләгән һәм укучыларының йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган кеше.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

4
март, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 01 мартында «Свияга» стендка ату комплексында стендка ату буенча РСШОР беренчелеге булып узды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International