“Сабантуй” спорт мәктәбендә 2025/2026 елгы сезонга биатлон спорт төре буенча йомгак ясалды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

28 май көнне «Сабантуй» мәдәни – спорт  комплексында  биатлон буенча 2025/2026 елгы сезонга йомгак ясалды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы, Татарстан Республикасы биатлон федерациясе президенты Ногманов Илдар Гыйльфан улы. Әлеге чарада «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Биатлон тренеры  Шакирҗанов Д.М. доклад белән чыгыш ясады. Ул спортчыларның ел буена  ирешкән уңышлары, аларның  казанышлары турында сөйләде. Биатлон федерациясе президенты яшь спортчыларны «Биатлонда беренче адымнар», «Яшь биатлончылар», «Разрядтан мастерга», «Спорт өметләре», «Тренер өмете», «Спорт элитасы», «Иң җитезе», «Иң төгәле» номинацияләрендә  урын алган  яшь спортчыларны грамоталар, медальләр һәм спонсордан истәлекле призлар белән бүләкләде. Шулай ук Саба районында биатлон спорт төрен үстерүдә өлеш керткәннәре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына, Саба муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улына, Сабантуй спорт мәктәбе директоры Вәлиәхмәтов Ришат Ринат улына, Сабантуй спорт мәктәбе директор урынбасары Нәҗметдинова Гөлинә Мөхәммәтгали кызына, Сабантуй спорт мәктәбе кадрлар буенча белгече Абдуллина Алсу Рәкыйп кызына Татарстан Республикасының биатлон федерациясе рәхмәт хатын тапшырды.  

Бәйрәм җылы атмосферада тәмле ризыклар белән  түгәрәк өстәл артында  чәй эчү белән тәмамланды. Яшь спортчыларыбыз бу бәйрәмнән үзләренә күп көч алып,  күңел күтәренкелеге белән рәхәтләнеп ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International