Стендка ату буенча тренер-укытучы Алексеев Юрий Владимирович хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Кичә, 2026 елның 31 маенда, «Сабантуй» стендка ату һәм спортинг комплексында мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлекле билге «Сабантуй» спорт мәктәбе тренеры, стендка ату буенча берничә буын чемпионнар тәрбияләгән СССР спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович хөрмәтенә куелды.

Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, спортчылар, тәрбияләнүчеләр, шулай ук аның туганнары һәм якыннары катнашты. Тактадан җәймәне алу хокукы Кәримов Марат Рәшит улына һәм тренерның кызы Любовь Владимировнага бирелде. Катнашучылар остазны бер минут тынлык белән искә алдылар.  

Шулай ук бүген спорт-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының бишенче этабы узды, анда өч категориядә Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан һәм Самара өлкәсе спортчылары көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре:

«А» категориясе

1 урын – Теплый Николай (Казан ш.)

2 урын- Слабожанов Олег (Самара ш.)

3 урын- Мубаракшина Айгуль (Агрыз ш.)

«В» категориясе

1 урын – Иванов Игорь (Казан ш.)

2 урын- Котилевский Алексей (Казан ш.)

3 урын- Михайлдов Владимир (Казан ш.)

«С» категориясе

1 урын – Павлов Алексей (Чебоксар ш.)

2 урын- Кыхалов Виталий (Самара ш.)

3 урын- Лутфуллин Айрат (Актүбә штп)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International