2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.
Уеннар югары киеренкелек, мавыктыргыч һәм искиткеч осталык дәрәҗәсе белән аерылып торды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренчелекне Алабуга командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны «Сабантуй-1» һәм Кукмара шәһәрләре командалары алды.Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар кубок, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.