Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 4 этабы

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Узган ял көннәрендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан шәһәреннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Ярыш нәтиҗәләре:

“А” категориясендә:   

1 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)

2 урын – Мингараев Камил (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Шигапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “В” категориясендә:

1 урын – Мясников Сергей (Можга шәһәре)

2 урын – Рысов Владислав (Ижевск шәһәре)

3 урын – Безденежных Александр (Волжск шәһәре)

 “С” категориясендә:

1 урын – Каримов Эмиль(“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Павлов Алексей (Чебоксар шәһәре)

3 урын – Кашапов Марсель  (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International