Стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 Тәтештә стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда тренерлары Батыршина Зилә Радик кызы җитәкчелегендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты.

Каримов Эмиль тренеры Зилә Радиковна белән парлап (пара смешанная) “скит” күнегүендә көмеш медаль яуладылар. Алар квалификацияда 150 мишеннең 126на төгәл тидереп, финалда Сергеев Вячеслав һәм Евграфова Елизавета парына беренчелекне бирделәр.

Әлеге ярышларда Каримов Эмиль беренче спорт разряды нормативларын үтәде.    Спортчыларны  котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International