Безнең балалар йортында кышны озату — «Масленица»га багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр салкын кышны күңелле итеп озатып, күптән көтелгән язны каршы алыр өчен, бу көнне түземсезлек белән көттеләр.
Максат: тәрбияләнүчеләрне халык традицияләре белән таныштыру, иҗади сәләтләрен һәм бергәләп эшләү күнекмәләрен үстерү.
Программа бай булды: балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, рус халык җырларын һәм такмакларын башкардылар. Шулай ук, бәйрәмнең төп символы — Масленицаның карачкысын (чучело) ясау буенча иҗади осталык дәресе үткәрелде. Ә, Масленица сый-хөрмәтсез ничек булсын? Бәйрәм тәмамланганнан соң, балалар тәмле ризыклар һәм төрле тәм-томнар белән сыйландылар.Чара бик күңелле, мавыктыргыч булды.