9 нчы гыйнварда - Россиядә гадәти булмаган бәйрәм- "Кызылтүш көнен" билгеләп үтәләр.Безнең балалар йортының уртанчылар төркемендә "Ботакта Кызылтүш"эшләнмәләре буенча дәрес узды.
Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, табигатькә һәм кошларга мәхәббәт формалаштыру. Кызылтүшләр безнең кышкы табигатебезне матур каурыйлары һәм моңлы тавышлары белән бизиләр. Башта балалар белән бергә иллюстрацияләр карадылар, кызылтүшнең гәүдәсе төзелешенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Аннары тәрбиячеләр белән бергә "Ботакта кызылтүш" не пластилиннан әвәләп ясадылар. Көн кызыклы һәм бик үзенчәлекле булды.Ахырда канатлы дусларга җимлекләр элеп куйдылар