20 нче ноябрь көнне безнең балалар йортында Бөтендөнья балалар көне һәм халыкара бала хокукларын яклау көненә багышланган чара узды.
Бу көн күңел ачуга гына корылмаган иде, ә һәр яшь кешенең хокуклары һәм мөмкинлекләре турында мөһим сөйләшүгә дә багышланган иде. Чараның максаты тәрбияләнүчеләргә белем алу, медицина хезмәте күрсәтү, гаилә, ял итү кебек төп хокуклары турында сөйләү иде. Башта һәр бала белән җитди темага карата индивидуаль әңгәмә оештырдылар. Тәрбиячеләр белән берлектә стена гәҗите чыгардылар. Соңыннан төрле уеннарда да бик теләп катнаштылар. Чара һәр баланың бәхетле балачакка лаек булуын чагылдырды. Мондый чараларны уздыру-балаларның шәхесен формалаштыруга, аларның үз-үзләренә ышанычларын арттыруга ярдәм итә.