«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре – җиңүчеләр.

2024 елның 15 марты, җомга
10-15 март көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты" узды. Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре тәрбияче Хуснутдинова И.И. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр белән алар безне бик сөендерделәр: хатын-кызлар парлы разрядында, ИН-2 классында, Щава Ксения, Кадырова Полина һәм парлы ир-атлар разрядында, ИН-2 классында Вәлиев Камил икенче урыннарны яуладылар. Тәрбияләнүчеләребезне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International