ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

    Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 27 нче мартында  «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техникага техник карау үткәрелде.

Агымдагы елның 27 мартында Саба районында агросәнгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек халәтен бәяләү буенча үзара тикшерү узды.

Шәмәрдән авылында язгы ташуга әзерлек эшләре кызу бара. Су басу куркынычын киметү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе яңгыр канауларын кардан чистарту белән актив шөгыльләнә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.

28 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә СВО уздыру зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир булып узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Узган шимбәдә, 2026 елның 28 мартында, Шәмәрдән авылы чын сәүдә һәм аралашу үзәгенә әверелде. Биредә гадәттәгечә язгы ярминкә узды, ул халыкка һәм кунакларга яңа җитештерелгән продуктлар һәм товарлар сатып алу мөмкинлеген бүләк итте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2026 елның 28 нчы мартында  «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждение базасында мәктәп укучылары  буенча өстәл теннисы  спартакиадасы  узды. Муниципаль ярышта  зонада   1 урынны алган укучылар катнашты.

Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

27-29 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында өстәл теннисы буенча  14 яшькә кадәрге  егетләр һәм кызлар арасында "Татарстан Республикасы  өметләре"  төбәкара ярышлары узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 295 спортчы катнашты. Ярыш йомгаклары буенча: Илсаф Латыйпов 1 урын-авыл җирлеге зачеты,3 урын-гомуми зачет.
Раян Йосыпов 2 урын-авыл җирлеге зачеты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

        Бу елның 29 мартында УСК«Саба-Арена»да  «Трейд металл» ҖЧҖ «Сәида»дан чираттагы традицион «Мәрхәмәтлелек марафоны» узды.Супер финалда катнашучылар Халыкара хатын-кызлар көнен, «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән «Нәүрүз» бәйрәмен, "Мәрхәмәтлелек марафонын"   «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ билгеләп үтте.  Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Исмаилова Динара җиңүче булды. Пьедесталның икенче баскычына Хәбибрахманова Зилә күтәрелде. Өченче баскычка Гороховатченко Галина менде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта җиңүне Даулиев Газиз бәйрәм итте.Икенче баскычка Вәлиуллин Әлфис менде. Өченче урында-Вилданов Камил. Призерлар һәм җиңүчеләр «Тибхар» компаниясеннән 1 урын өчен 15000,  2 урын-10000, 3 урын өчен 5000 белән бүләкләнделәр. Барлыгы бүләк фонды иганәчеләрдән 60000с. тәшкил итте. Акчалата бүләкләүләр белән «Саба-Арена" спорт мәктәбе призерлары номинацияләнде.Беркем дә читтә калмады. (ОВЗ) сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортсменнар арасында: 3 урын-Энҗе Баһманова.2 урын Алсу Нигъмәтҗанова. 1 урын-Элина Шәйдуллина. 1 урын-Галиәкбәров Раил.2 урын- Богданов Владимир.3 урын-Шәфигуллин Фаил. ИН2 (Даун синдромы) җиңүчеләр Ләйсән Зарипова һәм Айдар Идрисов. Тренерлар составы, якшәмбе лигасында катнашучылар Саба -Арена спорт мәктәбенә,«Трейд металл» ҖЧҖ, «Саида» ҖЧҖ, иганәчеләренә рәхмәт белдерәләр

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

УРА! Без-финалда! 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International