Арча шәһәрендә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының дивизион этабы ярышлары узды. Спорт ярышлары «Арча» комплексы һәм «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»
мәйданчыкларында узды.
Турнирда Кукмара, Саба, Арча, Балтач, Теләче, Биектау, Әтнә районнарыннан егетләр һәм кызлар баскетбол командалары катнашты.
Саба районын Чемпионатта Тимершык урта мәктәбе тәкъдим итте. Спортчылар уенда осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, ярышларның киләсе этабына чыгу өчен көч сынаштылар.
Ике уен көне йомгаклары буенча Тимершык урта мәктәбенең егетләр командасы III урынны алды. Команданы котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта зур җиңүләр телибез!