Александр Пушкинны искә алу көне ел саен 10 февральдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 1837 елда, бөтен заманнарның иң бөек шагыйре дуэльдә үтерелә.Аңа нибары 37 яшь була. Александр Сергеевичны хаклы рәвештә рус поэзиясенең кояшы дип атыйлар. Аның үлемсез иҗаты бөтен дөнья буйлап тугрылыклы җанатарлар тапты.
Әлеге дата кысаларында 10 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында "А.С. Пушкинны искә алу көне" дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Тәрбияче социаль хезмәт алучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кыскача биографик мәгълүмат белән таныштырды. Соңыннан Пушкинның шигырьләрен укыдылар.
Бүген, 10 февраль көнне, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенә махсус хәрби операциядә катнашучы, шушы ук мәктәпне тәмамлаган Мәүлетов Рөстәм Әхкәм улы кунакка килде.
2026 елның 7 феврале. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы истәлекле спорт чарасы — "Саба-Чаңгы 2026"чаңгы ярышлары узды. Югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге вакыйга катнашучылар һәм тамашачылар игътибарын җәлеп итте, бу аның төбәкнең спорт тормышында әһәмиятен күрсәтә.
9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 7 җирлек команда катнаша.
1 урын Бигәнәй-1;
2 урын-Сатыш;
3 урын- Бигәнәй-2
4 урын- Сатыш-яшьләр;
5-7 урын- Сатыш мәктәбе;
5-7 урын- Болын очы урамы;
5-7 урынны ViP командасы алды.
Ярышны оештырырга булышкан Саба ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., “Саба” ҖЧҖ җитәкчесе Билалов А.А. рәхмәтебезне белдерәбез.
4 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты.
Үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр өчен, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрбиләргә ярдәм йөзеннән "Көчле халык - көчле Россия" батырлык сәгате үткәрделәр. Махсус хәрби операцияда катнашучылар арасында безнең авыл җирлегеннән дә егетләр бар, аларга безнең ярдәм бик мөһим һәм алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Аларның берсе С.Зиатдинов яшьләр алдында чыгыш ясады һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү һәм китапханәче һөнәре белән тагын да якыннан танышу максатыннан,Олы Арташ башлангыч укучылары Ике басу Арташ мәдәният йортында урнашкан китапханә һәм музейда экскурсиядә булдылар.
Россия фәне көне-ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә торган рәсми дәүләт бәйрәме. 2026 елда бу дата якшәмбегә туры килә.
Бәйрәм итү датасы 1724 елда нәкъ менә шушы көнне Петербург фәннәр академиясе ачылу хөрмәтенә символик рәвештә сайланган. Нәкъ менә академия ачылышы белән Россиядә фәнни фикернең үсешен бәйлиләр.
9 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Россия фәне көне» темасына лекция үткәрелде.