Китапханәгә экскурсия

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү һәм китапханәче  һөнәре белән тагын да якыннан танышу максатыннан,Олы  Арташ башлангыч укучылары Ике басу Арташ мәдәният йортында урнашкан китапханә һәм музейда экскурсиядә булдылар.

Балалар китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында зур кызыксыну белән тыңладылар.

Шулай ук  укучылар  өчен музей залындагы төрле экспозицияләр янында танып-белү юнәлешендәге бик кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрелде.

Балаларга экскурсия, чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International