Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында түбәне кардан чистарту оештырылды. Бу түбәгә зыян килү ихтималын вакытында булдырмаска мөмкинлек бирде. Даими рәвештә кардан чистартып тору инфраструктураны саклауның мөһим өлеше булып тора һәм уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.
Безнең балалар йортында кышны озату — «Масленица»га багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр салкын кышны күңелле итеп озатып, күптән көтелгән язны каршы алыр өчен, бу көнне түземсезлек белән көттеләр.
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбәрәт. Югары Симет урта мәктәбендә «Россия чаңгы юлы-2026»Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.Бу актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә торган чара булып тора. Мәктәбебез ярышта актив катнашты. Ярышта җиңуче егет-кызларыбызны Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы котлады, грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.
Эзмә урта мәктәбендә ел саен үткәрелә торган "Тезелеп басуны карау һәм җырлар" конкурсы узды.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем туган телем!” дигән темага уен сәгате үткәрелде. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел, тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Викторина, рус, татар халык әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре конкурсларында балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белән әңгәмә барышында , бу көн дөньяда булган һәм юкка чыгучы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан билгеләп үтелүе, барлык телләр тигез дип танылуына, без аңа җитди карарга һәм сакларга тиеш икәненә басым ясалды, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи нигезләрен формалаштыруга, балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын булдыруга ярдәм итте.
20 февраль көнне укытучы Свищева Л.А. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2 нче сыйныф (8 ФГТ) укучылары һәм аларның әтиләре өчен «Көчле, җитез, биюче!» дип исемләнгән спорт-хореография бәйрәме үткәрде.
Ахырда парлар төрле стильдәге музыка астында импровизация ясадылар һәм гомуми йомгаклау биюендә катнаштылар. Чара тантаналы бүләкләү һәм истәлекле фотосессия белән тәмамланды.
Ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә торган «Ватанны саклаучылар көне» Россиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе.
20 февральдә, әлеге бәйрәм алдыннан, Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм интернатның ир-ат социаль хезмәтләрләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
Югары Симет урта мәктәбендә 23 нче февраль Ватаннны саклаучылар көне унаеннан "Ягез әле әтиләр һәм балалар!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Катнашучылар -җитезлектә, зирәклектә һәм осталыкта көч сынаштылар. Без әтиләргә буш вакыт табып кичәгә килгәннәре өчен, катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында Масленица бәйрәме узды
2026 елның 3 июнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белән берлектә узачак.
Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 10:00дән 16:00гә кадәр 8 843 221-80-36 телефоны буенча алып барыла.