27 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Тылсымлы театр дөньясы» исеме астында күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Балалар театр тарихы турында белделәр.
Чара барышында катнашучылар театр, актерлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр, үзләрен «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә сынап карадылар. Яшь театрчылар актер булу өчен бик күп нәрсәгә өйрәнергә, күп нәрсәне белергә - төгәл сөйләшә белергә, дөрес сулый белергә, матур хәрәкәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Театр дөньясына сәяхәт онытылмаслык булып чыкты.
27 март - Халыкара театр көне уңаеннан Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубы өчен "Театр яктылыкка, нурга илтә!" сәнгать сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларыбыз интеллектуаль уен-викторина - “Татар театры тарихы", “Танылган якташ артисларыбызны беләбезме?”, “Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” - сорауларына җавап бирделәр; шигырьләр, тизәйткечләр укыдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
27 март Саба районы Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында “Китап – безнең якын дустыбыз” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды.
23 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә әти – әниләре аларга көч биреп тордылар.
27 март көнне Лесхоз интернат йортында җырчы алып баручылар Гөлүс Хәбибрахманов һәм Хәмит Гыйльметдинов концерт программасы белән килделәр. Алар күңелле һәм моңлы җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасында «Ватанны саклаучылар елына» багышланган “Әтием- минем батырым” исемле чара үткәрелде.
27 мартта Лесхоз интернат-йортының эчке волонтерлары көче белән учреждение территориясендәге кар чистартылды. Кардан чистарту - өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт терапиясенең бер төре. Социаль алучылар карны тараттылар. Чиста, җыештырылган территориядә яшәүчеләр саф һавада җәяүләп йөриләр.
Хезмәт терапиясе бөтен кеше организмы өчен бик файдалы. Саф һавада эшләү барышында иммунитет арта, физик сәламәтлек ныгый.
Иштуган урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары Иштуган бистәсенең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей быелдан бирле эшли һәм Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле халыкның уртак тырышлыгы белән оештырылган.Сәнгать җитәкчесе М.Т .Гайнетдинова «Монда тарих яши»дип аталган музей буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Балалар өчен төрле экспозицияләр белән музей залы буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте. Искелек китә, ләкин аны белергә һәм сакларга кирәк. Борынгылык яхшылык белән сугарылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим һәм балалар өчен бигрәк тә актуаль. Балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без баланың шәхесен үстерәбез. Халык зирәклеге:"Иске - москыны онытма, ул яңалык тота", - ди.Балалар музейга барудан зур ләззәт алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, балалар экскурсоводка кызыклы итеп сөйләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.