“Китап – безнең якын дустыбыз”

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

      27 март Саба районы Яңа Мичән “Каенкай” балалар  бакчасында “Китап – безнең  якын дустыбыз” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Китапларга мәхәббәтне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Китапханә хезмәткәренең балалар бакчасына килүе бер матур традициягә әверелде. Чара барышында балаларга төрле жанрдагы һәм юнәлештәге китаплар күрсәтелде, алар белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирелде. Балаларның игътибарын җәлеп итү өчен ачык иллюстрацияле китаплар сайлап алынган. Әдәби иртәнең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды.Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International