23 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә әти – әниләре аларга көч биреп тордылар. Аркан тартышуда шулай ук халык уеннарында да көч сынаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Язны һәм яңарышны символлаштырган Нәүрүзбикәне каршылау бәйрәмнең кульминациясе булды. Нәүрүзбикә барлык җыелганнарны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм муллык, тынычлык һәм иминлек теләде. Нәүрүзбикә килгәч балалар халык җырларын башкардылар, табигать матурлыгына, туган җиргә мәхәббәткә, гореф-гадәтләргә дан җырлаучы шигырьләр укыдылар. Чара азагында барысы да тәмле "Карга боткасы", хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйландылар!