Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлеше эшләнде. Бинаның тышкы өлешен махсус калай белән тышлыйлар. Эчке якта да эшләр алга бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.
25 апрель көнне «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы традицион өмәгә чыкты. Сабинка елгасының яр буе тәртипкә китерелде. Өмә барышында хезмәткәрләр территорияне комплекслы чистарттылар: көнкүреш чүп-чарларын, коры ботакларны һәм былтыргы яфракларны җыйдылар. Аларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә яр буе тәртипкә китерелде, бу туган якны төзекләндерүгә зур өлеш кертә.
Мондый чаралар торак пунктларда чисталык һәм тәртип сакларга гына ярдәм итеп калмыйча, халык арасында экологик культура формалаштыруга да ярдәм итә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияли.
Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Мөхетдинов Айзат Мәскәүнең «Станкин» дәүләт технология университеты үткәргән «Яшь техник-модельләштерү» башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгәннән соң , Мәскәүдә әлеге конкурсның финал этабында катнашты. Айзат лаеклы чыгыш ясап, үз эшен яклады һәм 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук диплом белән аның җитәкчесе Ф. Я. Мөхетдинов та бүләкләнде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып 37 штук чыршы һәм нарат кәлшәсе утыртылды.
25 нче апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. балалар белән Чернобыль АЭСдагы вакыйгалар турында Хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында балигъ булмаганнар белән берничә буын кешеләр тормышында эз калдырган вакыйга турында дискуссия үткәрелде. Балалар киләчәктә экологик һәлакәттән ничек котылырга кирәклеге турында фикер алыштылар, илдә, республикада, шәһәрдә экологик хәлнең һәрберебезгә дә бәйле булуын билгеләп үттеләр.
ФАП фельдшерларын укыту узды
Олы Шыңар авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәйкәл каршындагы мәйданчыкка ком салынды һәм өстенә вак таш түшәлде. Бу эшне Туган Як җәмгыяте башкарды. Шулай ук һәйкәлне әйләндереп алган коймалар буялды.
Бу көннәрдә Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куеп, лаеклы ялда булган ветераннарыбыз үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әхмәтшина Хаҗәр Шамил кызын 70 яшьлек, Зарипова Гүзәлия Миншәех кызын 65 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аларга сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телибез. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан аларның һәр икесенә истәлекле бүләкләр һәм Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт сүзе тапшырылды. Ветераннарыбыз да үз чиратларында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовка, бергә эшләгән хезмәттәшләренә игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, матур теләкләре аша хезмәт юлларында уңышлар теләделәр.
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында коточкыч һәлакәт була. 39 ел вакыт узса да, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарып калучылар алдындагы бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен «Чернобыль – безнең хәтердә» дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларга Чернобыль фаҗигасе турында сөйләү, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү булды.
24 апрель көнне Байлар Сабасында "Алга" КВН республика Лигасы узды.