Бу араларда районыбыз буйлап, "Күрше-фест" конкурсы кысаларында капка төбендә кич утырулар еш күзәтелә. Әлеге бәйге җитәкчелегебез тарафыннан күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә һәм күршеләр арасындагы традицияләрне яңарту максатыннан оештырылды
Олы Кибәче авыл җирлегенең "Сабантуй" ял һәм сәламәтлек паркы мәйданында "Яхшы кәеф дулкынында" дигән урам концерты булды. Олы Кибәче, Тимершик, Мишәбаш, Югары һәм Түбән Симет һәм башка клуб мөдирләре авыл халкына матур җырларын бүләк иттеләр, халыкны ял иттерделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авыл зиратларында печән чабу буенча өмәләр оештырылды. Зиратлар- алар онытырга ярамый торган изге урын. Аларны чисталыкта һәм тәртиптә тоту һәркемнең бурычы. Әрвахларыбызның рухлары шат булсын!
25 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Лесхоз мәдәният йорты һәм Туктар авыл клубы белән берлектә «Җәйге авылы киче»дигән кичке урам концерты үткәрде.
Тузган сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Бүгенге көндә Югары Симет авылында , хуҗалары тарафыннан 1 тузган йорт, 3 сарай, Түбән Симет авылында 1 сарай сүтелде.
Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетын ябу тантанасы булды.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) – хантавируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Бу табигый-учак инфекциясе, ул еш кына авыр клиник агымга ия. ГЛПС белән авыру билгеле бер цикллылык белән характерлана, моның төп сәбәпләре инфекция таратучыларның активлыгына йогынты ясый торган климат шартларының үзгәрүеннән гыйбарәт.
25 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында «Яхшы кәеф дулкынында " исемле чираттагы ачык һавада урам концерты булды. Концертта Мишабаш, Иске Мичән, Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йортлары һәм Түбән Симет, Өтернәс, Пукәл, Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!
Яшь осталарыбыз үзләренең уникаль проектларын төгәлләделәр: агачтан сәгать, татар орнаменты төшерелгән футболка, " Рәхмәт батыр!"исемле чигүле кулъяулык, фриволите техникасында кул эшләнмәләре.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү