Мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слеты тәмамланды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетын ябу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразиев һәм башкалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, быел иң яхшылар исеме өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Форумга барлыгы 200 кеше җыелды.

      Слетта безнең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы да катнашты . Балалар үзләренең белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, төрле мастер - классларда катнаштылар. «Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яуладылар (Саба районының Лесхоз урта  мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы) .

            Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында-«Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы («Саба урманчылыгы» ТР ДКУ, Саба районы), 2 нче урында-«урман дуслары» («Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ, Мамадыш районы), 3 нче урында – «Экос» («Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ, Кукмара районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International