25 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Лесхоз мәдәният йорты һәм Туктар авыл клубы белән берлектә «Җәйге авылы киче»дигән кичке урам концерты үткәрде. Концерт күңелле, дәртле үтте. Тамашачылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.
Концертта авылыбыз үзешчәннәре катнашты. Программада яраткан җырлар, күңелле, дәртле биюләр, шигъри теләкләр яңгырады. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дустанә атмосфера урнашты. Кичке концертны Гөлүс Хәбибрахманов үзенең дәртле һәм матур җырлары белән бизәде.