«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагере программасы мавыктыргыч мастер-класслар белән тулыланды, аларны Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары үткәрде. Безнең мастер-классларның нәтиҗәләре билгеле, алар лаеклы бәя алды. Яшь осталарыбыз үзләренең уникаль проектларын төгәлләделәр: агачтан сәгать, татар орнаменты төшерелгән футболка, " Рәхмәт батыр!"исемле чигүле кулъяулык, фриволите техникасында кул эшләнмәләре. Балалар гаять зур тырышлык, сабырлык һәм фантазия күрсәттеләр!