ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

27-28 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды. Саба районы җыелма командасы составында: Шәвәлиева Эндже, Шакирова Мәдинә команда зачетында блиц буенча 3 нче урынны алдылар! Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Тимершык урта мәктәбендә «Экстремизмга - Юк!» айлык кысаларында полиция участок уполномоченные Гатин Марат Мөрсәлим улы белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучылары мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, куркыныч янаганда һәм килеп чыкканда, шулай ук мәктәптә янгын чыгу һәм янгын куркынычы булганда адекват гамәлләр белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 50-60 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Ике гаилә дә соклануга һәм хөрмәткә лаек, юбилярлар чыннан да “алтын кешеләр” – авыл үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары. Аларның гаилә юлы гаиләләренә тугрылыклары, хөрмәт, түземлелек, бер-берсенә булган мәхәббәтләре өчен горурлык уята. Еллар узу белән тупланган Гаилә кыйммәтләре аларның балалары өчен төп тормыш ориентирларына әверелгән. Чара барышында юбилярлар гаилә тормышының битләрен “ачып”  карадылар: туй көнен һәм бәхетле мизгелләрне искә алдылар. Ирле-хатынлы озын гомер рецепты турында ике гаилә дә гади генә сөйли: бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белергә, бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Юбилярларны тормышларындагы искиткеч вакыйга белән котлап, хезмәт коллективлары, хезмәттәшләре, балалары, туганнары  чәчәк бәйләмнәре  тапшырдылар.

 

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Узган ял көннәрендә гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды, анда йөзләгән кеше катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

30 сентябрьдә Саба район китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы булды. Китапханә буенча экскурсия үткәреп, эшчәнлек, проектлар, ирешелгән нәтиҗәләр белән белән таныштырдык, тәҗрибә уртаклаштык. Кунакларыбыз хезмәтебезгә зур бәя бирделәр.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Көз - ул уңыш җыю вакыты һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрнең муллыгы бәйрәме

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә «Милләтләр кроссы - 2025» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы - 2025» республика бәйгеләре кысаларында массакүләм йөгерү ярышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне тагын да күңелле һәм файдалы итү, туган ягыбызның матур табигате, бай тарихы белән таныштыру максатыннан Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча  экскурсия оештырды.

Якташларыбыз Сабаны бөтенләй башка яктан ачып, күп яңа мәгълүмат туплап, җылы аралашу һәм күңелле ял өчен рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2025» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26 сентябрь көнне Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Көзге муллык» исеме астында  «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырыш үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International